Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иркә өченче тапкыр әни булырга җыена

Җырчы Иркә үтә дә күңелле яңалыклар белән йөри. Озакламый ул өченче тапкыр әни булачак. "Кияүгә чыккач һаман шул бер эш инде, бәби генә табып ятам (көлә). Ирем Артур төннәрен тынгы бирми, алып кайтыйк, дип кенә тора. Менә нәтиҗәсе - өченче бәбине көтәбез. Эшләрне җайга салдык, дим иремә. Ходай биргәндә, картайганчы...

Җырчы Иркә үтә дә күңелле яңалыклар белән йөри. Озакламый ул өченче тапкыр әни булачак.
"Кияүгә чыккач һаман шул бер эш инде, бәби генә табып ятам (көлә). Ирем Артур төннәрен тынгы бирми, алып кайтыйк, дип кенә тора. Менә нәтиҗәсе - өченче бәбине көтәбез. Эшләрне җайга салдык, дим иремә. Ходай биргәндә, картайганчы табып калырга кирәк инде. Корсагым беленә хәзер. Кайбер җырчылар халыктан яшереп, сәхнәгә эчен бәйләп чыккан була.Нәрсәсен яшерергә?! Андый бәхетне качыралармыни?! Рәхәтләнеп киереп чыгарам, сикереп биим. Йөклелек чоры яхшы бара, зарланмыйм", дип белдергән Иркә "Ирек мәйданы" газетасына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X