Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иртәгә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Ярминкәләр Яшел Үзәннең Октябрьский бистәсендә һәм Яр Чаллы шәһәрендә дә үткәрелә.

29 сентябрьдә Казанда, Чаллыда, шулай ук Яшел Үзән муниципаль районының Октябрьский бистәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көнкүреш әйберләре сату буенча традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында хәбәр ителә. 

Казанда 10 ярминкә һәм 7 чатыр мәйданчыгы оештырыла:

  • Совет районында: "Казан" агросәнәгать комплексы" ААҖ (Аграр ур., 2) ярминкә мәйданчыгы һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, "Дәрвиш" базары территориясендә). Биредә Әлки районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре товарларын сатып алырга мөмкин булачак.
  • "Казан” агросәнәгать паркында бу көнне Казан халкына Саба, Нурлат, Аксубай, Кукмара  районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең товарлары тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге, "Татагролизинг" , "Яратель" кошчылык фабрикасы, “Ак Барс” кошчылык комплексы”, "Сервис-Агро". "Натураль продукт", "Арча", "Арча балык хуҗалыгы", Мотыйгуллин Р.М. ИП ҖЧҖ, "Р-Агро" ҖЧҖ  үз продукциясен сатачак.
  • Яңа Савин районында  "Бәхетле" сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а) оештырыла. Монда Югары Ослан һәм Кайбыч районнары вәкилләре була.
  • Авиатөзелеш районындагы "Бәхетле" сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27) халыкка Биектау муниципаль районы хезмәтчәннәре үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
  • Киров районында чатыр ярминкәсе каршындагы мәйданчыкта (Батыршин ур., 20) Буа муниципаль районыннан авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак. Ә "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршында (Краснококшайский ур., 152/2) Кама Тамагы районы аграрийларының продукциясе сатылачак. Авыл хуҗалыгы ярминкәсе шулай ук Юдино бистәсендә Тимер юлчылар Мәдәният йорты каршында (Юдино бис., Ильич ур., 1, к. 1) эшләячәк.
  • Вахитов районында ярминкә Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатында  узачак. Биредә Әтнә  районы фермерлары үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
  • Идел буе районында "Проспект" сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 50а) Лаеш районы вәкилләренең авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясен сату Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә “Яңа Тура” технополисы территориясендә (павильон №1) оештырыла.

Чаллыда ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырыла: Габдулла Тукай яр буе урамында (“Төзүче” стадионы), "Южный" агросәнәгать паркы (Әхмәтшин ур., 115), Ипподром территориясендә (Автозавод районы, Чулман пр.).

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев