Июньнең соңгы көненә һава торышы
Яңалыклар

Июньнең соңгы көненә һава торышы

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 30 июньдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Синоптиклар бүген артык кызу булмаган һәм бераз яңгырлы көн вәгъдә итә. Көндез урыны белән яңгырлар явып уза, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә.

Көндезге һава температурасы Татарстанда - 23, Казанда 22 градуска кадәр җылы булачак.

http://intertat.ru


Нет комментариев