Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"КАМАЗ" предприятиясе эшчәнлеген киңәйтә

"КАМАЗ" ачык акционерлык җәмгыяте Вьетнамда автомобильләр җыю буенча куәтен арттыру мөмкинлеген карый. Бу хакта "Шәһри Чаллы"басмасы хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, РФ Хөкүмәте делегациясенең Вьетнамга эш сәфәре кысаларында, Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәт башлыгы Нгуен Тан Зунг белән сөйләшүләр алып барды. Яклар 17 инвестицион проект турында килеште, шул исәптән, Вьетнамда Россия...

"КАМАЗ" ачык акционерлык җәмгыяте Вьетнамда автомобильләр җыю буенча куәтен арттыру мөмкинлеген карый. Бу хакта "Шәһри Чаллы"басмасы хәбәр итә.


Исегезгә төшерәбез, РФ Хөкүмәте делегациясенең Вьетнамга эш сәфәре кысаларында, Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәт башлыгы Нгуен Тан Зунг белән сөйләшүләр алып барды. Яклар 17 инвестицион проект турында килеште, шул исәптән, Вьетнамда Россия автомобильләрен җыю проекты да бар. "КАМАЗ" компаниясе бу мөмкинлектән файдаланырга тели.

2014 елда Вьетнамда автобазарның 43 процентка үсеш алуын билгеләп үтәргә кирәк. Анда "КАМАЗ"ның 2006 елдан бирле 1000 машина чыгару куәтенә ия эре узеллы комплектлар җыю буенча заводы бар. Әмма 2014 елда илдә бары тик 150 йөк машинасы гына сатылган, күп өлеше әзер продукция буларак читтән кертелгән. Мондый күрсәткечләр булганда, Вьетнамда машина җыю керемле түгел. Моннан тыш, хәзер Азия илләрендә әзер продукциягә һәм машина комплектларына пошлиналар югары, кайбер автомобиль категорияләре буенча 70 процентка кадәр җитә. Бу Вьетнамга җибәрү өчен төп каршылык булырга мөмкин.

"КАМАЗ" җәмгыяте - Россиянең йөк машиналары җитештерү буенча эре предприятиесе. Аның Россия, БДБ һәм ерак чит илләрдә 150дән артык оешмасы, шул исәптән, 12 эре заводы бар. Аның Вьетнам, Иран, Һиндстан, Казахстан, Пакстанда җыю берләшмәләре бар, хезмәткәрләр саны 59 меңнән артык.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев