Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каникулда юлларда сак булыйк

Мәктәп укучыларының 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк язгы каникуллары башланды

Көннәр җылынганда, кояш көлеп караганда бер атна ял итеп алу алар өчен, әлбәттә, зур шатлык. Әмма каникул чорларында балаларның төрле күңелсезлекләргә юлыгуы ихтималының артуы турында да онытырга ярамый. Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, булдырмау максатыннан 19-31 март көннәрендә “Язгы каникуллар” оператив-профилактика чарасы үткәрелә. Бу чорда ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәсен бозучыларга да игътибарны ике­ләтә арттырачак. “Тоннель” операциясе дә киңрәк колач белән үтәчәк. Әлеге операциянең кирәклеген балаларның юлда имгәнүләре турындагы саннар дәлилли. Балаларны юл-транспорт афәтләреннән саклауда әти-әниләрнең дә җаваплырак булуы мөһим.

Фото: https://pixabay.com | Alexas_Fotos

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X