Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Капитан ике ветеранны коткарган

Отставкадагы янгын службасы капитаны яна торган фатирдан ике пенсионерны - Бөек Ватан сугышы ветеранын һәм тыл хезмәтчәнен коткара. Бу хәл Яр Чаллыда була. Рәис Гоффаров йортта төтен исе сизеп ала. Һәм шулвакыт йорт тамбурында аңсыз хәлдә ятучы күршесен - 87 яшьлек Әхәт Сабитовны күрә. Аның башы пешкән һәм ул төтен...

Отставкадагы янгын службасы капитаны яна торган фатирдан ике пенсионерны - Бөек Ватан сугышы ветеранын һәм тыл хезмәтчәнен коткара.
Бу хәл Яр Чаллыда була. Рәис Гоффаров йортта төтен исе сизеп ала. Һәм шулвакыт йорт тамбурында аңсыз хәлдә ятучы күршесен - 87 яшьлек Әхәт Сабитовны күрә. Аның башы пешкән һәм ул төтен исенә исергән була. Отставкадагы янгын сүндерүче картны баскыч мәйданчыгына чыгара да фатирга кереп китә. Анда ветеран күршенең хатыны - тыл хезмәтчәне Рауза Сабитова йокы бүлмәсендә идәндә ята торган була. Аның аркасы, аяк-куллары пешкән һәм ул да агулы төтенне суларга өлгергән. Гоффаров хатынны да коткара. Ветераннарның икесен дә шифаханәгә озаталар. Янгынның сәбәбе - электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев