Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кар баскан ишегаллары, бозланып каткан тротуарлар хакында кайда хәбәр итәргә?

Казан мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр районнары башлыкларына:”Тротуарларга машина тәрәзәсе аша гына күз ташлап узмагыз. Җәяүләп йөреп чыгыгыз”, – диде.

“Глава”ларның җәяү йөргәнен, бәлки, берәр кеше күргәндер. Гади казанлыларның көн саен башкаланың күпчелек урыннарда бозланып каткан тротуарлардан ава-түнә атлауларына һәркем шаһит.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйтүенчә, Казанда декабрь башыннан 74 миллиметр явым-төшем теркәлгән. Хәзер шәһәрдә кар катламы 30 сантиметрдан артты. Урамнардан 120 мең тоннадан артык кар эретү камераларына китерелгән. Урамнарның юллары чиста, ләкин тротуарлар күп урыннарда шугалакны хәтерләтә. Ишегалларын җыештыру эшенә тагын 700гә якын вакансия бар.


Кар баскан ишегаллары, бозланып каткан тротуарлар турында түбәндәге телефоннар аша хәбәр бирергә була.

Казан шәһәре башкарма комитеты – “Открытая Казань” сайты яки 236-41-23 һәм 063 телефоннары

Административ-техник инспекция идарәсе (УАТИ) – 237-91-57 Мәскәү, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында яшәүчеләр өчен

 237-92-49 - Вахитов, Совет һәм Идел буе районнарында яшәүчеләр өчен

519-34-40 - Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы

277-04-92 - Вахитов һәм Идел буе районы

557-76-42 - Киров һәм Мәскәү

272-16-23 - Совет районы

“Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык тармагында җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге” телефоны - 236-29-97.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев