Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карабодай бөтен кешегә җитәрлек

Россия карабодай җитештерү буенча дөньяда беренче урында тора. Россия халкының аны киң куллануы гаҗәп түгел, чөнки карабодай макро- һәм микроэлементларга (тимер, кальций, йод, цинк, фтор, фосфор, кобальт, молибден), витаминнарга (РР, Е, В1, В2, В12), шулай ук лецитинга, җиңел үзләштерелә торган аксымнарга, органик кислоталарга һәм майларга бай. Карабодай ярмасындагы углеводлар, ашау...

Россия карабодай җитештерү буенча дөньяда беренче урында тора. Россия халкының аны киң куллануы гаҗәп түгел, чөнки карабодай макро- һәм микроэлементларга (тимер, кальций, йод, цинк, фтор, фосфор, кобальт, молибден), витаминнарга (РР, Е, В1, В2, В12), шулай ук лецитинга, җиңел үзләштерелә торган аксымнарга, органик кислоталарга һәм майларга бай. Карабодай ярмасындагы углеводлар, ашау теләген бастырып, озак үзләштерелә, шуңа күрә кандагы шикәрдә кискен үзгәрешләр барлыкка китерми.


Кешенең ел буена карабодай куллану нормасы - 3,5 кг. Россиядә бу культурага ихтыяҗ 550 мең тонна тәшкил итә.

Россия Федерациясенең барлык категория хуҗалыкларында агымдагы елда чәчү мәйданы 1014,6 мең га, ягъни узган елга карата 92,8% тәшкил итте. Ярманы узган ел өчен кабат җитештерү аркасында быелгы чәчү мәйданы кимрәк була, шуның нәтиҗәсендә ашлыкның бәясе дә төшә. Ил буенча биш ел дәвамында ашлык җитештерү уртача 0,7 млн. тонна тәшкил итте ( берничә ел рәттән уртача шул күләм саклана).

Карабодай 738,2 мең га мәйданда яисә барлык мәйданның 97,3 %ы суктырылды. 744,6 мең тонна ашлык алынды, уңдырышлылык - 10,1 ц/га (узган елда бу көнгә 521,8 мең га мәйданнан 584,7 мең тонна җыелган, уңдырышлылык - 11,2 ц/га). Бу уңыш илебез халкын тулысынча ярма белән тәэмин итәргә җитә, елдан-ел килә торган запасны истә тотып, аны экспортлау мөмкинлеге дә бар. Калган мәйдандагы ашлык теземнәргә чаптырылган һәм ул кар астында кала. Әйбәт кышлаганда, аны яз көне суктырырга мөмкин булачак. Себердә шундый тәҗрибә бар. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев