Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каһвәле туган көн

Казанда тәүге тапкыр кәһвәле йөгерү буенча ярыш узды. Хезмәт­тәшләребез, “Казанские ведомости” редакциясе коллективы 27 яшьлек туган көнен әнә шулай күңелле дә, кызык­лы да итеп үткәрде.

Газетаның ел саен үз туган көнендә укучыларына көтелмәгән бүләк ясавы гадәти хәлгә әйләнде. Алдагы елларда бәйрәм көнне урындыкта утырып йөгерү, итек ату, “Татмедиа” бинасында беренче каттан уникенче катка кадәр йөгерү кебек спорт ярышлары үткәрсәләр, бу юлы редакция хезмәт­кәрләре бер чынаяк каһвә тоткан килеш баскычтан йө­герүдә җиңү­челәрне ачык­лады. “27 ел дәверендә без үз укучыларыбызга терәк тә, киңәшче дә булырга тырыштык. Бү­ген исә яхшы формада икә­небезне, “табадан төш­кән” яңалыкны тизрәк укучыларыбызга җиткерергә ашкынып торуыбызны дәлил­ләп күрсәттек. Бер чынаяк каһвә ул – заманча тормыш бил­гесе”, – дип сөйләгән ярыш алдыннан газетаның баш редакторы Венера Якупова. Яңалыкны тиз генә түгел, дөрес итеп тапшыра бе­лер­гә дә кирәк бит әле. Димәк, иҗади күтәренке­лек­тән башка булмый. Шуңа күрә каһвә бик тә кирәк. Бәйге барышында тизлекне генә түгел, пөхтәлекне дә исәпкә алганнар. Мәсәлән, каһвәне түккән өчен штраф каралган. Җиңүчеләргә бү­ләкләр тапшырдылар, ә бәй­гедә катнашучылар каһ­вә һәм тәм-том белән сыйланды.

 
Форсаттан файдаланып, хезмәттәшлә­ребез­не туган көннәре белән  котлыйбыз!

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев