Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Казан-Арена"да узган ифтар мәҗлесендә сабалылар да катнашты [фото]

Башкалабыз Казанда II Республика күләм ифтар мәҗлесе булып узды. Данлыклы "Казан-Арена" стадионында оештырылган чарада 2 меңнән артык кеше катнашты. Алар арасында безнең районнан да дин кардәшләребез бар иде (фотода). Республикада икенче тапкыр зурлап уздырылучы әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков һәм башка дәүләт җитәкчеләре дә килгән иде....

Башкалабыз Казанда II Республика күләм ифтар мәҗлесе булып узды. Данлыклы "Казан-Арена" стадионында оештырылган чарада 2 меңнән артык кеше катнашты. Алар арасында безнең районнан да дин кардәшләребез бар иде (фотода).

Республикада икенче тапкыр зурлап уздырылучы әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков һәм башка дәүләт җитәкчеләре дә килгән иде.


Татарстанның район һәм шәһәрләреннән, шулай ук Казан мәхәлләләреннән җыелган мөселманнар арасында башкалабызның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан балалар йортыннан килгән ятимнәр, физик мөмкинлеге чикле дин кардәшләребез дә бар иде. Стадион бинасына җыелган халык диккать белән Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның һәм башка дин әһелләренең үтемле вәгазьләрен тыңлады.
«Мөселманнар өчен фарыз булган уразаның хикмәте нидә соң? Аллаһ: «Адәм углының эшләгән һәр хәерле эше үзе өчен, һәм ул уннан алып җитмеш тапкырга кадәр артыр. Ураза бары тик минем өчен генә. Аның савабын да мин бирермен», - дип әмер итте. Бу хакта Пәйгамбәребез хәдисендә әйтелгән. Без бары Аллаһы Тәгаләгә ният итеп, ураза тотабыз. Гөнаһларны кичерүне сорап догалар укыйбыз. Раббыбыз кылган уразаларыбызны, догаларыбызны кабуллардан кылса иде», - диде Камил хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев