Полиция 7,6 миллион сумлык машинага утырып качкан Мәскәү карагын эзләү белән мәшгуль.
51 яшьлек Мәскәү кешесе автосалоннан "Porsche 911 Carrera 4S" автомобилен урлаган. Ул 5 машина сатып алырга һәм аларны рәсмиләштерергә килүен, сатып алыр алдыннан автомобильдә йөреп, аны шәһәр урамында сынап карарга теләвен җиткерә.
Әмма кире әйләнеп кайтмый - 7 678 086 сумлык машинага утырып кача. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара, дип җиткерә Кznlive.


Нет комментариев