Казан бишенче урында
Яңалыклар

Казан бишенче урында

Үзәк банк чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларга тавыш бирү дәвам итә.

Твоя-Россия.рф сайтында алып барыла торган тавыш бирүдә Казан символлары әлегә бишенче урында бара. Татарстан башкаласына 68 419 кеше тавыш бирергә өлгергән.

Әлеге сәгатьләргә лидер - Волгоград. Аның символлары өчен 84 527 тавыш бирелгән. Иркутск - 81 183, Севастополь - 77 125, ә Ерак Көнчыгыш - 71 092 тавыш җыйган.

Җиңүче 7 октябрьдә билгеле булачак.

http://intertat.ru/tt/


Нет комментариев