Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан дары заводы яна: зыян күрүчеләр бар

Бүген иртән Казан дары заводының лак-буяу цехында янгын чыккан. Ике кеше зыян күргән, алар хастаханәгә озатылган. Россия Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итүенчә, янгын 120 квадрат метр мәйданга зыян китергән. Гадәттән тыш хәл урынында Гражданар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 32...

Бүген иртән Казан дары заводының лак-буяу цехында янгын чыккан. Ике кеше зыян күргән, алар хастаханәгә озатылган.
Россия Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итүенчә, янгын 120 квадрат метр мәйданга зыян китергән. Гадәттән тыш хәл урынында Гражданар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 32 хезмәткәре һәм 8 техника эшли. Хәзерге вакытта янгын чикләнгән, әмма ахырга кадәр сүндерелмәгән.
Халыкка куркыныч янамый, шартлау мөмкинлеге юк.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X