Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан операторы Айдар Шәрипов Сан-Себастьян халыкара кинофестивалендә катнаша

San Sebastian International Film Festival – дөньядагы иң дәрәҗәле кинофестивальләрнең берсе.

Татар егете Айдар Шәрипов баш оператор буларак төшерелгән казах фильмы Сан-Себастьян халыкара кинофестивалендә катнаша. Бу хакта «Татар-информ»га Айдар Шәрипов үзе хәбәр итә.

«Адилхан Ержановның «Черный, черный человек» фильмын төшереп бетердек. Аның премьерасы Сан-Себастьян халыкара кинофестивалендә булачак. Бөтен төшерү төркемебез белән Испаниягә кинофестивальгә җыенабыз», - ди Айдар Шәрипов.

  • Айдар Шәрипов – Казан егете, Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган. Адилхан Ержановның «Ласковое безразличие мира» фильмында баш оператор иде. Фильм Канн кинофестивалендә катнашты, Казан кинофестиваленең гран-приына ия булды. Казанда фильмны Айдар Шәрипов тәкъдим итте.
  • San Sebastian International Film Festival – дөньядагы иң дәрәҗәле кинофестивальләрнең берсе. Быел 20 – 28 сентябрь көннәрендә үтә.

Фото: Рамиль Гали/архив

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев