Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан парковкалары өч көн рәттән бушлай эшләячәк

Бу Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү, шулай ук кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм күрсәтү өчен шәһәрдә гамәлдә булган ташламалы режим белән бәйле.

Татарстан башкаласы халкы һәм шәһәр кунакларына бәйрәм һәм ял көннәрендә парковкаларның бушлай эшләячәге хакында искәрттеләр.

Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2021 елда Халыкара хатын-кызлар көне дүшәмбегә туры килә, шунлыктан муниципаль парковкалар өч көн рәттән (6, 7 һәм 8 март) бушлай эшләячәк.

«Бу Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү, шулай ук кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм күрсәтү өчен шәһәрдә гамәлдә булган ташламалы режим белән бәйле», - дип хәбәр итә Башкарма комитетның матбугат хезмәте.

Казанда гамәлдә булган махсус ташламалы режим буенча, бәйрәм көн булу-булмауга да карамастан, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә машинаны парковкада калдырган өчен акча түләргә кирәкми. Мондый чаралар Татарстан башкаласында 30 апрельгә кадәр кертелгән.

Эш көннәрендә иртәнге 7дән кичке 6га кадәр парковка өчен түләргә кирәк, әмма шунысы да бар: машина парковкада 15 минуттан артык тормаса, моның өчен акча алмыйлар. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X