Олимпиаданың икенче турында Саба районнан республика этабында призлы урыннар яулаган 21 укучы катнашты (Сәләтле балалар мәктәбе, Саба гимназиясе, Шәмәрдән лицее, Тимершык, Эзмә, Икшермә кадет мәктәп-интернаты укучылары).
Олимпиадада укучылар ике турда көч сынашты. Башта теоретик биремнәрне үтәделәр, аннары “Минем шәҗәрәм” темасына проект эшләре якладылар.
Әлеге бәйгедә Саба районы укучылары 8 призлы урын алуга иреште. Сәләтле балалар мәктәбеннән Хурамшина Фәридә белән Хисамиева Азалия- җиүңчеләр (укытучылары Шәмсетдинова Л.Т., Галимҗанова С.В.). Эзмә урта мәктәбеннән Мифтахова Азалия, Мәрдәнова Азалия (укытучылары Һадиева Г.Ә.), Тимершык урта мәктәбеннән Хазиева Айлия (укытучысы Гарифуллина И.И.), Икшермә кадет мәктәп-интернатыннан Фархуллина Язилә (укытучысы Гарәфиева М.И.), Сәләтле балалар мәктәбеннән Галиуллина Ясминә һәм Галиакберова Гөлнара (укытучылары Галимҗанова С.В.) призлы урыннарга ия булдылар.


Нет комментариев