Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан янында 2 ир-ат атып үтерелгән

Узган якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә Казан янындагы "Лагерьная" тимер юл станциясендәге бакчачылык җәмгыятендә 55 яшьлек ир-ат һәм аның 28 яшьлек улы үтерелә. Хокук саклау органнарындагы чыганаклар хәбәр иткәнчә, полицияне биредә яшәүчеләр чакырта. Ир-атларның утлы коралдан атып үтерелүе билгеле. Җинаятьтә шикле элек хөкем ителгән 38 яшьлек ир-ат тоткарланган. Ул күрше участокта...

Узган якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә Казан янындагы "Лагерьная" тимер юл станциясендәге бакчачылык җәмгыятендә 55 яшьлек ир-ат һәм аның 28 яшьлек улы үтерелә.

Хокук саклау органнарындагы чыганаклар хәбәр иткәнчә, полицияне биредә яшәүчеләр чакырта. Ир-атларның утлы коралдан атып үтерелүе билгеле.

Җинаятьтә шикле элек хөкем ителгән 38 яшьлек ир-ат тоткарланган. Ул күрше участокта эзләп табылган. Җинаять алкоголь эчемлекләр эчү барышында килеп чыккан гауга нәтиҗәсендә кылынган дип фаразлана.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев