Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан үзәге офисларсыз кала

Шәһәр үзәге проекты ничек үзгәрәчәк, казанлыларны нинди яңалыклар көтә? Ниһаять, барысы да билгеләнде кебек. Казан Башкарма комитеты шәһәр үзәген үзгәртеп кору планировкасының соңгы проектын бастырып чыгарды. Нәтиҗәдә, җәяүлеләр кичүләре, метро станцияләре артачак, шәһәр үзәге вак офислардан арыныр, мөгаен. Планировка 1181 гектар җиргә кагылачак. Проект кысаларында Иске Татар бистәсе, Суконный бистәсендә...

Шәһәр үзәге проекты ничек үзгәрәчәк, казанлыларны нинди яңалыклар көтә?
Ниһаять, барысы да билгеләнде кебек. Казан Башкарма комитеты шәһәр үзәген үзгәртеп кору планировкасының соңгы проектын бастырып чыгарды. Нәтиҗәдә, җәяүлеләр кичүләре, метро станцияләре артачак, шәһәр үзәге вак офислардан арыныр, мөгаен.
Планировка 1181 гектар җиргә кагылачак. Проект кысаларында Иске Татар бистәсе, Суконный бистәсендә яңа тораклар салу ниятләнелә. Торак йортлар арткач, районда балалар бакчаларында урыннар саны да 1,6 меңнән 3,1 меңгә кадәр арттырылыр дип көтелә. Бу урыннарда яшәүчеләрне тавыштан да сакларга уйлыйлар. Татарстан, Пушкин, Назарбаев (элеккеге Эсперанто), Вишневский, Сәлимҗанов, К.Маркс, Горький, Сул як Болак, Уң як Болак, Г.Тукай, Сәет Галиев, Нариман, Дзержинск, С.Садыкова урамнарында яшәүчеләрнең йорт тәрәзәләрен тавыш үткәрми торган пластик тәрәзәләргә алыштырырга җыеналар. «Спартак» аяк киеме фабрикасы предприятиесе, «Таткрахмалпатока» җәмгыяте, Республика онкология диспансерының Батурин урамындагы бүлеге, 1нче СИЗО - болар барысы да шәһәр үзәгеннән читкәрәк күчереләчәк. Башкала үзәген вак офислардан да арындырырга уйлыйлар. Алар урынына бу биналарны мәдәни максатлардан файдаланырга кирәк дип саныйлар. Шул рәвешле шәһәр үзәгендә күргәзмә заллары, кинотеатрлар төзеләчәк. Банкоматлар, бәдрәфләр, туклану урыннары артыр дип көтелә. Җәяүлеләр йөри торган юлларның озынлыгы 7,6 километрга кадәр сузылырга тиеш дип саный җитәкчеләр. Ә менә Сул як Болак урамын баштарак җәяүлеләр урамы итәргә уйласалар да, соңыннан бу уйдан кире кайтканнар, Сул як Болактан элеккечә машиналар йөри алачак.
Яңа проект нигезендә Казанда велосипедчылар өчен 32 клометрга сузылган махсус юл, 5 метро станциясе дә булдырырга уйлыйлар. Әлеге проект халык мәнфәгатьләрен истә тотып төзелгән. Хәзер ул Мәскәүнең Генплан институны тарафыннан тикшерелә. Проектны 2018 елга әзерләргә тиешләр.
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев