Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан үзәгендә коточкыч авария: 2 кеше һаләк булган [видео]

Юл-транспорт һаләкәте кичә, якшәмбе көнне Мәскәү һәм Париж Коммунасы урамнары киселешендә була. Мазда машинасы светофорның яшел утына Мәскәү урамы буенча хәрәкәт иткәндә, аңа Мерседес машинасы килеп бәрелә. Бәрелешү бик көчле була. Мазда машинасы хәтта әйләнә, баганага килеп бәрелә. Машинаның арткы ишекләре ачылып китеп, аннан пассажирлар төшеп кала. Алар икесе дә...

Юл-транспорт һаләкәте кичә, якшәмбе көнне Мәскәү һәм Париж Коммунасы урамнары киселешендә була. Мазда машинасы светофорның яшел утына Мәскәү урамы буенча хәрәкәт иткәндә, аңа Мерседес машинасы килеп бәрелә. Бәрелешү бик көчле була. Мазда машинасы хәтта әйләнә, баганага килеп бәрелә. Машинаның арткы ишекләре ачылып китеп, аннан пассажирлар төшеп кала. Алар икесе дә һәлакәт урынында җан бирә. Мерседес тагын бер Мазда машинасына бәрелә һәм авария урыныннан кача. Бүген исә гаепле машина хуҗасының исеме билгеле булды. Яшел Үзән районы егетенең моңа кадәр 60 тапкыр(!) юл хәрәкәте кагыйләләрен бозганы булган.

Фото prokazan.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев