Саба таңнары

7 октябрь 2013 яңалыклары

  • 7 октябрь 2013 - 11:05
    Татарстанда югалган тагын бер хатын-кызның үле гәүдәсен тапканнар
    Әлмәт районында Гүзәлия Маховыхның үле гәүдәсен тапканнар. Ул нәкъ Ольга Шамышева кебек 28 сентябрьдә югалган булган. Гүзәлияне берничә көн полиция хезмәткәрләре, туганнары, волонтерлар эзләде. Фаҗиганың сәбәпләре әлегә ачыкланмаган. Исегезгә төшерәбез, saby-rt.ru әле күптән түгел генә Казанда югалган Ольга Шамышеваның үле гәүдәсе табылуы турында язган иде. Бу хакта МОНДА укыгыз.
    432
    0
    0
  • 7 октябрь 2013 - 10:50
    Казан үзәгендә коточкыч авария: 2 кеше һаләк булган [видео]
    Юл-транспорт һаләкәте кичә, якшәмбе көнне Мәскәү һәм Париж Коммунасы урамнары киселешендә була. Мазда машинасы светофорның яшел утына Мәскәү урамы буенча хәрәкәт иткәндә, аңа Мерседес машинасы килеп бәрелә. Бәрелешү бик көчле була. Мазда машинасы хәтта әйләнә, баганага килеп бәрелә. Машинаның арткы ишекләре ачылып китеп, аннан пассажирлар төшеп кала. Алар икесе дә...
    548
    0
    0
  • 7 октябрь 2013 - 10:04
    Явлаштау авылы мәчетендә дини укулар башланды [фото]
    Явлаштау мәчетендә киләсе дини укулар 12 октябрь көнне була. Башлана 18.00 сәгатьтә. Дини белем алырга рәхим итегез!
    471
    0
    0
  • 7 октябрь 2013 - 09:31
    Шәмәрдән кызлары волейболда - беренче [+фото]
    6 октябрьдә Шәмәрдәндә 2000-2001 елгы кызлар арасында волейбол буенча Саба районы беренчелеге узды. Саба районы мәктәпләреннән 10 команда көч сынашты. 3 урында - Кызыл Мишә, 2 урында - Мичән мәктәбе кызлары. Беренчелекне уен хуҗалары - Шәмәрдән кызлары алды. Афәрин!
    514
    0
    0
  • 7 октябрь 2013 - 07:01
    Шәмәрдән тернәкләндерү бүлегендә ветеран-укытучылар сәламәтлекләрен ныгытты
    Октябрьнең беренче көненнән Шәмәрдән тернәкләндерү бүлегенә ветеран-укытучылар хуҗа иде. Мөхтәрәм затлар янәшәсендә үзеңә белем биргән таныш йөзләрне күрү күзләрне иркәләде.
    519
    0
    0
  • 7 октябрь 2013 - 06:14
    Максим Галкин һәм Алла Пугачева әти-әни булдылар
    18 сентябрьдә 37 яшьлек шоумен Максим Галкин һәм 64 яшьлек җырчы Алла Пугачеваның игезәк балалары туды. Әлбәттә, сабыйларны 9 ай буе Пугачева түгел, ә суррогат ана күтәргән. Игезәкләргә Елизавета һәм Гарри исемнәре биргәннәр. Алла белән Максимның әти-әни булачакларын иң якын туганнары гына белгән.
    508
    0
    0
  • 7 октябрь 2013 - 05:27
    Сабалылар декрет ялында 4 ел ярым "утырачак"
    Ата-ананың берсенең хезмәт стажына кертелә торган баланы карау вакытын 3 елдан 4,5 елга арттыру турындагы закон проектын оператив рәвештә кабул итәргә кирәк, дип белдерде Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев "Бердәм Россия" партиясе съездында. "Хөкүмәт закон проектын эшләде, аның нигезендә, баланы карау өчен бирелгән 4,5 ел вакыт бер ата-ананың хезмәт стажына кертеләчәк....
    494
    0
    0
  • 7 октябрь 2013 - 05:20
    Рекорд: Казанда беренче тапкыр 180 метрлы хәләл шашлык әзерләнде
    Казан ярминкәсе территориясендә "Euro-Asia Expo-2013" халыкара күргәзмәсе кысаларында "Иң озын хәләл шашлык" шоуы үтте. 180 метрлы шашлык дөньяда беренче тапкыр Казанда әзерләнде. Казан шашлыгы-рекодсменының төп аермасы - озынлыкта гына түгел, ә аның хәләл сыер итеннән әзерләнүендә дә. Хәләл шашлыкны әзерләүгә 200 кг ит һәм 500 кг күмер киткән. Аны кыздыру...
    428
    0
    0
Реклама