Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Сабалылар декрет ялында 4 ел ярым "утырачак"

    Ата-ананың берсенең хезмәт стажына кертелә торган баланы карау вакытын 3 елдан 4,5 елга арттыру турындагы закон проектын оператив рәвештә кабул итәргә кирәк, дип белдерде Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев "Бердәм Россия" партиясе съездында. "Хөкүмәт закон проектын эшләде, аның нигезендә, баланы карау өчен бирелгән 4,5 ел вакыт бер ата-ананың хезмәт стажына кертеләчәк....

    Ата-ананың берсенең хезмәт стажына кертелә торган баланы карау вакытын 3 елдан 4,5 елга арттыру турындагы закон проектын оператив рәвештә кабул итәргә кирәк, дип белдерде Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев "Бердәм Россия" партиясе съездында.
    "Хөкүмәт закон проектын эшләде, аның нигезендә, баланы карау өчен бирелгән 4,5 ел вакыт бер ата-ананың хезмәт стажына кертеләчәк. Элек әлеге вакыт өч ел иде", - диде Медведев. Ул әлеге документны оператив рәвештә кабул итәргә кирәклеген әйтте, һәм "Бердәм Россия"дән әлеге инициативаны яклауларын сорады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: