Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рекорд: Казанда беренче тапкыр 180 метрлы хәләл шашлык әзерләнде

Казан ярминкәсе территориясендә "Euro-Asia Expo-2013" халыкара күргәзмәсе кысаларында "Иң озын хәләл шашлык" шоуы үтте. 180 метрлы шашлык дөньяда беренче тапкыр Казанда әзерләнде. Казан шашлыгы-рекодсменының төп аермасы - озынлыкта гына түгел, ә аның хәләл сыер итеннән әзерләнүендә дә. Хәләл шашлыкны әзерләүгә 200 кг ит һәм 500 кг күмер киткән. Аны кыздыру...

Казан ярминкәсе территориясендә "Euro-Asia Expo-2013" халыкара күргәзмәсе кысаларында "Иң озын хәләл шашлык" шоуы үтте.
180 метрлы шашлык дөньяда беренче тапкыр Казанда әзерләнде. Казан шашлыгы-рекодсменының төп аермасы - озынлыкта гына түгел, ә аның хәләл сыер итеннән әзерләнүендә дә.
Хәләл шашлыкны әзерләүгә 200 кг ит һәм 500 кг күмер киткән. Аны кыздыру өчен, бик зур мангал әзерләгәннәр.
Шоуда барлык катнашучылар дөнья рекордының шаһитләре булдылар. Шашлык әзер булганнан соң, барлык кунаклар аны авыз иттеләр.
Роспотребнадзорның бәйсез комиссиясе, Хәләл комитеты һәм Россия ислам университеты вәкилләре әзерләнгән ризык турында мәгълүматны теркәделәр. Бу мәгълүматлар "Россия рекордлары китабы", "Гиннес рекордлары китабы"на тапшырылачак. Оештыручылар 10 көннән соң җавап алачак.
Шоуны оештыру өчен, якынча 200 кеше җәлеп ителгән.
Шулай ук чара хәйрия характерында үтте, чөнки шоуга Нурлат балалар йортыннан балалар чакырылган иде.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев