Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәмәрдән тернәкләндерү бүлегендә ветеран-укытучылар сәламәтлекләрен ныгытты

Октябрьнең беренче көненнән Шәмәрдән тернәкләндерү бүлегенә ветеран-укытучылар хуҗа иде. Мөхтәрәм затлар янәшәсендә үзеңә белем биргән таныш йөзләрне күрү күзләрне иркәләде.

Күңел Тукай, Такташ, Җәлилләргә мәхәббәт уяткан Фәүзия апа Вахитова, Мәдинә апа Исламова, теоремалар исбатларга өйрәткән Әминә апа Усманова янына тартылды. Дистә ел Кызыл Мишә мәктәбендә директор булган Сания апа Галимованы да алар янәшәсендә.

Ни әйтсәң дә, авылдашлар күңелгә аеруча якын шул. Гомумән, зыялылар җыелган залда үзеңне бөтенләй үзгә атмосферада хис итәсең икән. Мөгаллимәләр элеккечә мөлаем, игътибарлы, кызыксынучан, борчыла-кайгырта белүчән булып калганнар. Узган җомгада мөхтәрәм затларны берьюлы ике бәйрәм - Өлкәннәр һәм Укытучылар көне белән тәбрикләргә килгән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев үзләрен мәгариф яңалыклары белән таныштырганда да шушы сыйфатларын күрсәттеләр.

Сабада ачылган сәләтле балалар мәктәбе турында кызыклы мәгълүмат бирелгәч, Шәмәрдәннең ветеран-укытучысы Фәния Минһаҗева: "Анда укучыларга нагрузка зур түгелме? Унар сәгать укыталар бит",- борчылуын белдерде.

Ветераннар киеренкелекне йомшарту өчен кулланыла торган шаяртып ала белү хисен дә югалтмаганнар икән. Бүлеккә концерт белән килгән район үзешчәннәре белән таныштырганда баянчы егетнең өйләнгәнме-түгелме икәнлеге белән дә кызыксындылар.

Бер сүз белән әйткәндә, тормышка, яшәешкә һич тә битараф түгел укытучы халкы. Ни әйтсәң дә, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, агитатор, пропагандист булган ветеран мөгаллимәләр бит алар. Бүлектә ял итүче 23 укытучының педагогик эшчәнлеге район мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Гөлнәзирә Гүзәлова чыгышында да киң яктыртылды.

Ветераннарны бай программа, күңелле яллар көткән. Бүлек мөдире Лилия Кавиеваның әйтүенә караганда, укытучыларның соравын күздә тотып, Г.Камал театрына да барырга җыеналар.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев