Саба таңнары

Казанда 11 мең 951 бала туган

2016 елның беренче яртыеллыгында Казанда 11 мең 951 бала туган. Бу, әлбәттә, яңа рекорд.

Узган ел белән чагыштырганда быел 429 балага күбрәк. Казанның ЗАГС идарәсе башлыгы Гүзәл Габбасова сүзләренчә, туу турында теркәлгән актлар саны буенча Татарстан башкаласы Идел буе федераль округының миллион халкы булган шәһәрләр арасында лидер булып тора. Икенче һәм аннан соңгы балалар беренче яртыеллыкта туган сабыйларның гомуми санының 55 процентын тәшкил итә. Моннан тыш, өч гаиләдә өч игезәк бала туган. Туу үлем очракларыннан 43 процентка артык. Быел туган балаларның 52 процентын малайлар, ә 48 процентын кызлар тәшкил итә.

http://intertat.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: