Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда 12 яшьлек малай, энесеннән көнләшеп, тәрәзәдән сикергән

12 яшьлек малай башкаланың Зәкиев урамында үз-үзенә кул салган. "Ашыгыч ярдәм" килгәндә бала әле исән була, яшүсмер медицина белгечләре кулында җан биргән. Бала тәрәзәдән сикерер алдыннан хат язып калдырган. Ул анда үзенең гаиләсендә кирәк булмавын яза һәм хокук саклау органнарыннан аның үлеме өчен әти-әнисен җәзага тартмауларын сорый. Шулай ук малай...

12 яшьлек малай башкаланың Зәкиев урамында үз-үзенә кул салган.

"Ашыгыч ярдәм" килгәндә бала әле исән була, яшүсмер медицина белгечләре кулында җан биргән.

Бала тәрәзәдән сикерер алдыннан хат язып калдырган. Ул анда үзенең гаиләсендә кирәк булмавын яза һәм хокук саклау органнарыннан аның үлеме өчен әти-әнисен җәзага тартмауларын сорый. Шулай ук малай өй эшләрен эшләп бетерүен һәм өстәлдә калдыруын хәбәр итә. Кечкенә энесенең яхшы булып үсүен һәм әти-әнисен сөендереп яшәвен тели. Үлемендә бары тик үзе генә гаепле булуын искәртә.

Полиция хезмәткәрләре сүзләренә караганда, малай энесеннән көнләшкән. Ике ел элек әлеге гаиләдә икенче бала туган. Хокук саклау хезмәткәрләре белдерүенчә, хискә бирелүчән һәм бар нәрсәне йөрәгенә артык якын алган малай үзенә игътибар кимүне авыр кичергән. Аларның сүзләренә караганда, малай көнләшү хисен җиңә алмый һәм үз-үзенә кул салырга карар кыла.

Әлеге гаилә гадәти гаиләләрдән санала, ата-ана хокук саклау органнарының махсус исемлекләрендә тормаган. Тикшерү бара.Хәзерге вакытта тикшерү бара.

Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев