Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда беренче тапкыр «Бәрәңге җанашым» бәйрәме яки «Бәрәңгефест» узачак

28 сентябрьдә, 13.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда һәм тарихи Юнысовлар мәйданында беренче тапкыр «Бәрәңге җанашым» бәйрәме яки бәрәңгефест» уздырыла. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бәрәңге җанашым» бәйрәме яки бәрәңгефест» Габдулла Тукайның әсәрләре нигезендә әзерләнә. Чөнки шагыйрь үзенең иҗатында, авыл баласы буларак, әлбәттә, бәрәңгене читләп уза алмый. Ул үзенең 5 шигырендә һәм 2 проза әсәрендә бәрәңгене телгә ала, аны төрле яклап сурәтли. Бәрәңге Г.Тукай өчен ачлык һәм шул ук вакытта туклык билгесе дә, сатирик образ һәм шул ук вакытта игътибар үзәгендә торган ризык та.

Күз алдына «Исемдә калганнар» әсәреннән нәни Габдулланың бәрәңгене капчыкларга тутыруы һәм аягын җәрәхәтләве килеп баса. Тукайның «бәрәңге – җан ашым», «бәрәңге һәм гыйлем», «җырлыйм бәрәңгенең көен» гыйбарәләре халык телендә йөри.

Бәйрәм кысаларында татар әдәбиятында һәм аерым алганда Г.Тукай иҗатында бәрәңге образының чагылышына багышланган интерактив лекцияләр, уеннар, ярышлар оештырылачак, җырлар яңгыраячак. Тамашачылар иң зур бәрәңге ризыгы пешерүдә катнаша һәм соңыннан аның белән сыйлана алачак.

Фото: Рамиль Гали/архив

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X