Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда булачак Җәмигъ мәчете төзеләчәк урынга нигез ташы салынды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның булачак Җәмигъ мәчете урынына истәлек ташы салуда катнашты. Тантаналы чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.

«Бүген без әһәмиятле вакыйгада — Казанның Җәмигъ мәчете төзелеше урынына истәлек ташы куюда катнашабыз. Безнең тарихта мәчет төзелеше татар халкы тормышында үзгәреш чорын билгеләгән берничә мисал бар. Алар арасында республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән төзелгән Мәрҗани һәм Кол Шәриф мәчете», — диде ТР Президенты.

«Бу һәм башка мәчетләрнең җәмәгатьчелек акчасына төзелде. Җәмигъ мәчете дә искәрмә түгел", - диде ул.

Истәлек ташында мәчетнең ислам кабул итүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә төзелүе турында гарәп, татар һәм рус телләрендә мәгълүмат уелып язылган.

Җәмигъ мәчете элеккеге «Кырлай» аттракционнар паркы территориясендә төзеләчәк. Әлегә проект та, исем дә сайланмаган, киләчәктә дини корылманың 10 меңнән дә ким булмаган кешене сыйдырачагы гына билгеле.

Чыганак : http://idel-tat.ru/news

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев