Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда бәйрәм салютыннан соң килеп чыккан юл һәлакәтендә зыян күргән хатын-кыз хастаханәдә җан биргән

9 май көнне Казанда бәйрәм салютыннан соң булган юл һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең берсе һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән белдерделәр. Һәлакәттән соң хатын-кыз авыр хәлдә 12нче шәһәр хастаханәсендә яткан. "Табиблар зыян күрүченең гомерен саклап калу өчен озак көрәште, әмма аны коткарып калып...

9 май көнне Казанда бәйрәм салютыннан соң булган юл һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең берсе һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән белдерделәр. Һәлакәттән соң хатын-кыз авыр хәлдә 12нче шәһәр хастаханәсендә яткан.

"Табиблар зыян күрүченең гомерен саклап калу өчен озак көрәште, әмма аны коткарып калып булмады. Ул - һәлакәттә үлгән 7 яшьлек кызның әнисе", - дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик: 9 май көнне Казанның Киров районында юл һәлакәте була: такси йөртүчесе җәяүлеләр төркемен бәрдерә. Нәтиҗәдә, 5 кеше тән казасы күрә. Шуларның 2се - балалар. 7 яшьлек кыз һәлакәт урынында ук җан бирә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев