Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты үткәрү күпмегә төшә

2018 нче елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерләнү өчен, Татарстанга барлыгы 5,5 млрд сум акча бүлеп бирелә. Бу хакта бүген журналистларга, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә "Россия-2018" Республика оештыру комитетының чираттагы утырышыннан соң, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте. Министр әйтүенчә,...

2018 нче елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерләнү өчен, Татарстанга барлыгы 5,5 млрд сум акча бүлеп бирелә. Бу хакта бүген журналистларга, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә "Россия-2018" Республика оештыру комитетының чираттагы утырышыннан соң, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

Министр әйтүенчә, гомуми бюджет программасы инде расланган. Чыгымнарның 50 проценты федераль казнадан каплана, 25 процентын республика бюджеты үз өстенә ала, 25 проценты бюджеттан тыш чыганаклар хисабына финанслана. "Төрле сүзләргә, имеш-мимешләргә карамастан, программа буенча кыскартулар көтелми, бүген без аның кысаларында эшлибез, программаның гомуми финанс күләменнән читкә чыкмаячакбыз", - диде Владимир Леонов. Аның сүзләренә караганда, гомуми бюджет хисабына шулай ук "Казан-арена" стадионын реконструкцияләү, кыр өслеген алмаштыру, территорияне ямьләндерү һәм башка эшләрне башкару күздә тотыла.

Искәртеп узабыз, чемпионат матчлары 2018 нче елда 14 нче июньнән 15 нче июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә узачак: алар - Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Саранск, Калининград, Волгоград, Екатеринбург, Самара, Сочи, Ростов-на-Дону.

"Татар-информ",

Гөлнар Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев