Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда ике баланың янып үлүендә кем гаепле

Кичә, 12 августта, Казанның Идел буе районы Имәнлек урамындагы күпфатирлы йортта янгын чыгуы, бүлмәдә үзләре генә калган ике баланың вафат булуы, берсенең янгын сүндерүчеләр тарафыннан коткарылуы хакында хәбәр ителгән иде. Фаҗигале хәл турында тулырак мәгълүмат пәйда булды. Янгында 2009 һәм 2011 елгы ике малайның гомере өзелгән, аларның 2006 елгы апалары...

Кичә, 12 августта, Казанның Идел буе районы Имәнлек урамындагы күпфатирлы йортта янгын чыгуы, бүлмәдә үзләре генә калган ике баланың вафат булуы, берсенең янгын сүндерүчеләр тарафыннан коткарылуы хакында хәбәр ителгән иде. Фаҗигале хәл турында тулырак мәгълүмат пәйда булды.

Янгында 2009 һәм 2011 елгы ике малайның гомере өзелгән, аларның 2006 елгы апалары хастаханәгә озатылган. Әлеге факт буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 3 нче бүлеге буенча (саксызлык аркасында ике яки күбрәк кешенең үлеменә китерү) җинаять эше кузгатылган.

Беренчел фаразлар буенча, иртән әни кеше эшкә китә. Кечкенә улларын ул апалары һәм 1992 елгы абыйлары белән калдыра. Соңрак олы абыйлары балаларны өйдә бикләп, үз эшләре белән чыгып китә. Исән калган кыз коткаручыларга, малайларның шырпы белән уйнавын әйтә.

Килеп туган хәлне тулысынча күзаллауга юнәлдерелгән тикшерү эше дәвам итә. Янгын сүндерү хезмәткәрләренең гадәттән тыш хәл урынында эш-гамәлләре дә тикшереләчәк, кирәк булса тиешле юридик бәя биреләчәк, дип хәбәр итте Татарстан тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев