Казанда Җиңүнең 70 еллыгына 10 млн метр “Георгий тасмасы” җитештерелгән
Яңалыклар

Казанда Җиңүнең 70 еллыгына 10 млн метр “Георгий тасмасы” җитештерелгән

Казанда Җиңүнең 70 еллыгына 10 млн метр "Георгий тасмасы" җитештерелгән. Үткән елларда Җиңү символы 3-4 млн погонлы метрдан артмаган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә «Казанский текстиль» ЯАҖ сату бүлеге башлыгы Елена Викторова белдерде. Аның сүзләренә караганда, предприятие Җиңү бәйрәменнән соң да Георгий тасмасы"н чыгаруны туктатмый, Җиңү көнен 9 майдан соң...

Казанда Җиңүнең 70 еллыгына 10 млн метр "Георгий тасмасы" җитештерелгән. Үткән елларда Җиңү символы 3-4 млн погонлы метрдан артмаган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә «Казанский текстиль» ЯАҖ сату бүлеге башлыгы Елена Викторова белдерде.
Аның сүзләренә караганда, предприятие Җиңү бәйрәменнән соң да Георгий тасмасы"н чыгаруны туктатмый, Җиңү көнен 9 майдан соң бәйрәм итүче шәһәрләрдән заказлар алынган.
Бу көннәрдә "Георгий тасмасы" н Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары сатып ала. ТР муниципаль районнарыннан, мәдәният үзәкләре, уку йортлары, шулай ук мәктәпләр, хәтта балалар бакчаларыннан да заказлар бирелгән.

«Татар-информ»,

Ирина Игнатьева


Нет комментариев