Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Ленинның әнисе ягыннан туганнары белән очрашу узачак

Ардашевлар – Ленин турында истәлекләрне саклауда зур роль уйнаган нәсел.

20 августта Казандагы В.И.Ленин музей-йортында Ленинның туганнары белән очрашу булачак. Бу тарихи шәхеснең әнисенең апасы – Любовь Александровна Ардашева-Пономарева ягыннан туганнары киләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Ардашевлар Ленинга кагылышлы истәлекләрне саклауда зур роль уйнаган. Алар Казанда яшәгән,  башкалада В.И.Ульянов-Ленин музей-йортын һәм Питрәч районындагы Кокушкино авылында музей оештыруда катнашкан. Бу гаилә ярдәме белән музейларның коллекциясе тулыландырылган.

20 августта булачак очрашуга музейчылар һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре чакырылган. Дәрәҗәле кунаклар арасында Ленинның туганнары – Басова Ирина Михайловна, Карчевская Наталья Николаевна, Карчевский Дмитрий Константинович булачак.

Программада – музей бакчасында Истәлек аллеясына таш салу, төрле елларда Ардашевлар гаиләсе вәкилләре бүләк иткән мемориаль әйберләрдән күргәзмә, Л.Н.Толстой йортындагы кайбер экспонатларны бүләк итү каралган.

Фото: https://pixabay.com | macjasek

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев