Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда парковкада кагыйдә бозучы машинаның тәгәрмәченә блокиратор куячаклар

Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә парковка режимын тупас бозу очракларының дәвам итүен искәртте.

Татарстан башкаласында парковка режимын бозу очракларын терки торган яңа система эшли башлады. Ул номерсыз автомобильләрнең тәгәрмәчләренә блокиратор куюны күздә тота, бу шундый машиналарның «хәйләкәр» хуҗаларын тизрәк эзләп табарга ярдәм итәчәк.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

Төп доклад алдыннан Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә парковка режимын тупас бозу очракларының дәвам итүен искәртте. Бу мегаполиста юллардагы вазгыятьне катлауландыра.

«Без муниципаль парковкаларны киңәйтергә мәҗбүр, бу — дөньякүләм тәҗрибә. Әмма законсыз парковка вакытында номерларын салдыручы, расланган кагыйдәләр һәм иҗтимагый мәнфәгатьләргә төкереп караучы автомобиль хуҗалары да бар. Шуңа күрә мин әлеге проблеманы хәл итү буенча чаралар әзерләргә куштым», — дип искәртте Илсур Метшин.

Яңа чаралар хакында шәһәр Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте. Ул парковка режимын бозучылардан машина йөртүчеләр дә, бизнес вәкилләре дә зарлануын искәртте.

«Хокук саклау органнарындагы хезмәттәшләребез белән бергә без кагыйдә бозган машиналарның тәгәрмәчләренә блокиратор куюның яңа тәртибен булдырдык. Бу машинаның хуҗасын ачыклау һәм аны административ җаваплылыкка тарту өчен эшләнә. Машина хуҗалары һәм бизнес вәкилләреннән шикаятьләр килү дәвам итә. Кагыйдә бозучылар парковкадагы буш урыннарны алып бетерү сәбәпле, клиентлар анда үтә алмый», — дип ачыклык кертте Илдар Шакиров.

Ул кагыйдә бозучыларга каршы көрәшнең яңа механизмы бүгеннән эшли башлавын әйтте. Алга таба аның темплары тагын да артачак.

«Кагыйдә бозучыга машина көпчәгеннән блокираторны алу өчен әлеге җайланмада күрсәтелгән номер буенча элемтә үзәгенә шалтыратырга туры киләчәк. Безнең хезмәткәрләр исә тиз арада урынга барып, блокираторны алу мәсьәләсен оператив рәвештә хәл итәчәк», — дип сүзен төгәлләде Илдар Шакиров.

Фото: Елена Сәләхова

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев