Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы бәйрәм уза

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залындагы тантанада Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнаша.

Бу - намус, Ватанга мәхәббәт, хәрби бурычка тугрылык бәйрәме. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада шулай дип белдерде.

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында уза торган тантанада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнаша.

Залга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт флаглары, Казан югары хәрби команда училищесы байрагы кертелде. Аннары дәүләт гимннары яңгырады.

Казан югары танк училищесы җитәкчесе генерал-майор Кирилл Кулаков Кызыл Армия оешу тарихына тукталды. Бөек Ватан сугышы елларында совет солдаты батырлыкларын билгеләп узды.

Бәйрәмдә катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. "Хөрмәтле Коралланган Көчләр ветераннары, офицерлар, солдатлар! Бүген без тантаналы дата - Ватанны саклаучылар көне алдыннан очраштык. Бу намус, Ватанга мәхәббәт, хәрби бурычка тугрылык бәйрәме. Үзен аямыйча дәүләт бәйсезлеге өчен көрәшүчеләр бәйрәме. Ветераннарга аеруча рәхмәт. Сезнең һәркайсыгызның тормышы - каһарманлык, Ватанга чиксез мәхәббәт үрнәге. Без хәрби һәм граждан бурычын үтәүчеләрне, иле хакына һәлак булганнарны хөрмәтлибез. Бөек Ватан Сугышы елларында Советлар Союзы Герое исеменә 226 якташ лаек булды", - диде Президент. Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның безнең арада булуын билгеләп узды.

"Бүген көрәш геройларының оныклары һәм оныкчыклары геройларның эшен дәвам итә. Яшьләрнең күбесе өчен алар хәрби хезмәт, батырлык мәктәбе булып тора. Аларның Әфганстанда, Төньяк Кавказ төбәгендә контрооперацияләр һәм башкаларда катнашуы шуңа мисал", - диде.

Аннары Президент СССР дәүләт бүләкләренә таныклыклар, Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Президенты Рәхмәт сүзе тапшырды.

Бу минутларда концерт программасы бара. 

Фото: Гөлнар Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X