Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда җәяүлене бәрдергән машина йөртүчене эзлиләр

Гагарин урамындагы 59а йорты янында билгесез автомобиль 54 яшьлек ир-атны таптата.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда полиция хезмәткәрләре җәяүлене бәрдереп, юл һәлакәте урыныннан качып киткән машина йөртүчене эзли. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан буенча ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә Гагарин урамындагы 59а йорты янында билгесез автомобиль 54 яшьлек ир-атны таптата. Машина йөртүче һәлакәт булган урыннан качып китә. Бот сөяге сынган җәяүле хастаханәгә озатыла.

Казанның Дәүләт автоинспекциясе әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләрне 5-333-819, 5-333-848 телефоннары буенча хәбәр итәргә чакыра. 

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев