Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда яшәүчеләр Ленин бакчасына Керчьта һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр алып килә

Керчь политехника көллиятендә теракт аркасында 19 кеше үлгән һәм тагын 52 кеше яраланган.

Казанда яшәүчеләр Ленин бакчасындагы мемориалга Керчьта теракт корбаннары истәлегенә чәчәкләр куя һәм шәмнәр яндыра башлады. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нигездә бирегә Керчьтагы фаҗигага битараф кала алмаган студентлар килгән. Алар фаҗига корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алды.

  • Бүген Керчь политехника көллиятендә кулдан ясалган җайланма шартлаган. Керчь Бердәм кизү-диспетчер хезмәте мәгълүматлары буенча 19 кеше һәлак булган. 52 кешене хастаханәгә озатканнар. Зыян күрүчеләрнең күбесе яшүсмерләр.

Россия Тикшерү комитеты “Террорчылык акты” маддәсе буенча ачкан җинаять эшен “Ике яки аннан да күбрәк кешене гомумкуркыныч ысул белән үтерү” маддәсенә алмаштырды.

Фото: kzn.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев