Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда югалган 30 яшьлек Ольга Шамышеваның үле гәүдәсе табылган

Бу арада интернет челтәре бик каты шаулап алды - Казанда 30 яшьлек Ольга Шамышева югалган. Аны берничә көн һәм төн Казан буйлап эзләделәр. Ольганың туганнары хәтта күрәзәчеләргә дә мөрәҗәгать иткәннәр. "Ольганы үтергәннәр. Башы бик каты җәрәхәтләнгән. Бер агач төбендә ята", - дигән күрәзәче. Менә бүген коточкыч хәбәр килеп иреште -...

Бу арада интернет челтәре бик каты шаулап алды - Казанда 30 яшьлек Ольга Шамышева югалган. Аны берничә көн һәм төн Казан буйлап эзләделәр. Ольганың туганнары хәтта күрәзәчеләргә дә мөрәҗәгать иткәннәр. "Ольганы үтергәннәр. Башы бик каты җәрәхәтләнгән. Бер агач төбендә ята", - дигән күрәзәче. Менә бүген коточкыч хәбәр килеп иреште - Ольганың үле гәүдәсен тапканнар.

28 сентябрь көнне Ольга ире белән ызгыша һәм, аңа әйтмичә, кечкенә кызын туганына калдырып, төнге клубка чыгып китә. Иртәнге 4тә Ольганы ике ир-ат белән клубтан чыгып барганын күрәләр. Алар таксига утыра һәм Казанның бер автобус тукталышында төшеп калалар. Яңа гына танышкан ирнең берсе белән Ольга аның өенә кайтып китә. Шуннан соң кызны беркем дә күрмәгән. Полиция хезмәткәрләре Ольга төн кунган ирне табалар. Ул: "Ольга мин йоклаганда өйдән чыгып киткән", - ди.

Хәзер үтерүдә төп гаепләнүче булып 46 яшьлек такси шоферы санала. 20 ел төрмәдә утырып чыккан таксист үз гаебен таныган, Ольганы ничек, кайда үтерүе турында да сөйләгән. Таксист сүзләренчә, ул юлда машина "тотып" торган кызны күреп ала, аны утырта. Ольга юлда йоклап китә. Таксистка шул гына кирәк тә. Ул аны урманга алып кереп, көчләмәкче була, ләкин тегесе үзенә якын китерми. Ачуы чыккан ир Ольганың башына берничә тапкыр пыяла шешә, аннан кирпеч белән суга. Ольга шунда ук җан бирә. Үтерүче-таксист корбанының бөтен алтыннарын, акчаларын алып, Ольганы ботаклар белән күмеп, үтерү урыныннан кача.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев