Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казандагы Республика клиник хастаханәсендә әнисенең бөерен баласына күчереп утыртканнар

Удмуртия өлкәсендә яшәүче 15 яшьлек Павел Нагиевны бүген хастаханәдән чыгардылар.

Казанда урнашкан Республика клиник хастаханәсендә әнисенең бөерен күчереп утырткан 15 яшьлек баланы бүген хастаханәдән чыгардылар. Клиниканың бөер күчереп утырту бүлеге мөдире, Татарстан һәм Идел буе федераль округы буенча штаттан тыш баш трансплантолог Шамил Галиев “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге катлаулы операциянең үзенчәлекләре турында сөйләде.

Операцияне 4 сентябрь көнне Удмуртия өлкәсендә яшәүче Павел Нагиевка ясаганнар. Табиблар өч атна күзәтеп тотканнан соң, яшүсмернең сәламәтлегенә куркыныч янамавы турында әйтте.

Шамил Галиев әйтүенчә, балигъ булмаган балаларга бөер күчереп утырту буенча хастаханә тарихында өченче операция үткәрелгән. “10 ел элек 14 яшьлек кызга, 3 ел элек 17 яшьлек үсмергә, хәзер менә 15 яшьлек малайга операция ясадык. 15 яшьтән зуррак балаларны олылар өчен стационарга яткыра алабыз”, - диде ул.

“Павле Нагиев бала чагыннан авырта. Аның авыру тумыштан сидек юллары бозылу белән бәйле. Балага инде берничә тапкыр яшәү урыны буенча да, Мәскәүдә дә операция ясаганнар. Нәтиҗәдә, бөер җиткелекле эшләми башлый. Башта ул диализ ала, иң элек, корсак стенкасы аша, аннары гемодиализга күчә. Безгә дә ул шул гемодиализда килеш килеп килде. Әнисе донор булырга ризалашты. Сәламәтлеген тикшергәч, ул донор була ала дигән карарга килдек. Бу операциядә иң катлаулысы пациентның олы кеше түгел, ә бала булуында. Балага операция ясау кыенрак. Тагын да игътибарлы, җентекле эш сорала. Бала психологиясе олыларныкыннан аерыла. Ул елап та җибәрергә мөмкин. Шуңа күрә пациентны даими күзәтеп тордык”, - диде операция ясаучыларның берсе, табиб-уролог Азат Амирян. Ул операциянең 8 сәгать дәвам иткәнен әйтте.

Фото: Валерия Белова

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев