Казандагы Яңа Савин базарын 300 миллион сумга саттылар
Яңалыклар

Казандагы Яңа Савин базарын 300 миллион сумга саттылар

Казанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты Яңа Савин районындагы күпләп-ваклап сату базары акцияләренең тулы пакетын 300 миллион сумга саткан.

Бу хакта шәһәр Башкарма комитетының сайтында бастырылган документта әйтелә. Аукцион 22 июльдә уздырылган. Анда "Эллирон-Девелопмент" һәм "ПФО Групп" ширкәтләре катнашкан. Базарны Мәскәүдә теркәлгән "ПФО Групп" ширкәте сатып алган. Аның төп оештыручылары булып Мурат Мәхмүтов җитәкләгән "Химмаш" машина төзү заводлары төркеме тора.


http://intertat.ru/


Нет комментариев