Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанлылар, Универсиада спортчылары һәм кунаклары 13 нче июльдә Казан Сабан туена барачак

"Казанда 13 нче июльдә узачак татар халкының милли бәйрәме Сабан туена XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада катнашучы барлык спортчылар, клиент төркемнәре, шәһәрнең башка кунаклары барачак", - диде ТР Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина. "Сабантуй программасы бик бай булачак", -диде ул, әмма халык өчен әзерләнгән сюрпризларның әлегә сер булып саклануы турында хәбәр...

"Казанда 13 нче июльдә узачак татар халкының милли бәйрәме Сабан туена XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада катнашучы барлык спортчылар, клиент төркемнәре, шәһәрнең башка кунаклары барачак", - диде ТР Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина.

"Сабантуй программасы бик бай булачак", -диде ул, әмма халык өчен әзерләнгән сюрпризларның әлегә сер булып саклануы турында хәбәр итте. "Сабантуй һәр татар өчен кадерле бәйрәм. Татарлар өчен Сабан туе, башка халыкларда буыннан-буынга күчеп килүче бәйрәмнәргә тиң чара. Быел Казан Сабан туен махсус Универсиада көннәрендә үткәрергә карар кылынды. Без Бөтендөнья студент уеннары кунакларының безнең милли бәйрәмне үз күзләре белән күрүләрен теләдек", - дип, ул Сабан туенда традицион спорт ярышлары, төрледән-төрле театральләштерелгән тамашалар, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре эшләячәге турында хәбәр итте.

Мирный бистәсендәге Каенлыкта узачак Сабан туе иртәнге сәгать 9 да башланачак. Зур мәйданда Татарстанда гомер кичерүче барлык халыкларның көнкүрешен чагылдыручы күренешләр тәкъдим ителәчәк. Сәгать 11 дә йолдызлар катнашында төп тамаша башланачак.

Искәртеп узабыз, быел республика башкаласында Сабан туе бер генә урында узачак. Бу Казанда, Универсиада кунакларын да исәпкә алып, халык күп булганлыктан, куркынычсызлык максатларыннан чыгып шулай эшләнгән.

Рафил Әхмәтханов сүзләренә караганда, милли көрәш һәм билбаулы көрәш спорт төрләрендә Универсиадага килгән барлык көрәшчеләрнең дә катнашырга хакы бар. "Көндәшлек бик җитди булыр дип уйлыйм. Келәмнең кемнең көчлерәк икәнен күрсәтер инде. Баш батырга традицион төстә тәкә һәм башка бүләкләр тапшырылыр", - дип белдерде Р. Әхмәтханов.

Казан Сабан туеннан соң 3 нче августта Төмәндә федераль Сабан туе көтелә.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X