Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казаннан Санкт-Петербургка баручы автобус юл- транспорт һәлакәтенә юлыккан [+фото]

Бүген иртә таңнан Нижегород өлкәсендә автобус һәлакәткә юлыккан. Анда Казан балалары булган - 3 кеше үлгән. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан җиткерүләренчә, һәлакәт турында 5:00 сәгатьтә хәбәр кергән. Юл-транспорт һәлакәте Нижегород өлкәсенең Новое Ликеево торак пунктыннан ерак түгел урында булган. "Мерседес" автобусы йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. Казаннан Санкт-Петербургка баручы...

Бүген иртә таңнан Нижегород өлкәсендә автобус һәлакәткә юлыккан. Анда Казан балалары булган - 3 кеше үлгән.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан җиткерүләренчә, һәлакәт турында 5:00 сәгатьтә хәбәр кергән. Юл-транспорт һәлакәте Нижегород өлкәсенең Новое Ликеево торак пунктыннан ерак түгел урында булган. "Мерседес" автобусы йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән.

Казаннан Санкт-Петербургка баручы автобуста 20 кеше, шул исәптән карате буенча ярышка баручы 12 бала (11-14 яшьлекләр) була. 3 кеше һәлак булган. Арада 1 бала да бар. 17 кеше хастаханәгә озатылган.



Кайнар телефон линиясе эшли: (843) 227-45-63.

фотолар:lifenews.ru

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев