Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанның “Мир” кинотеатрында беренче Чыршы бәйрәме узды

Тамашачыларның күп санлы сораулары буенча “Мир”да яңа ел тамашасы 9 декабрьдә кабатланачак.

Казанда быелгы беренче Чыршы бәйрәмен “Мир” кинотеатры үткәрде. Бу хакта “Татаркино” оешмасының матбугат үзәге хәбәр итә.

Кинотеатрга килгән балаларны аниматорлар каршы алган, аларга аквагрим ясалган, сабын куыклары шоуы күрсәтелгән, иллюзионистлар чыгыш ясаган, конкурслар үткәрелгән. Республиканың беренче Кыш бабае белән Кар кызы килгән.

Бәйрәм программасы кино залында совет мультфильмнары күрсәтү белән төгәлләнгән.

Тамашачыларның күп санлы сораулары буенча “Мир”да яңа ел тамашасы 9 декабрьдә кабатланачак дип хәбәр итә “Татаркино”ның матбугат хезмәте.
 

Фото: Фаина Харитонова

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев