Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанның Вахитов районындагы ике катлы йортта янгын чыккан

Янгынның башлангыч сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның Вахитов районында ике катлы ташландык бинада янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кави Нәҗми урамындагы ташландык корылманың януы турындагы хәбәр үзәк янгын элемтәсе бүлегенә бүген төнге бердә килә.

Урынга 2нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре, табиблар, авария бригадалары һәм полиция хезмәткәрләре килә.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны тугыз минут эчендә сүндерә, ул 30 квадрат метрга җәелергә өлгергән була. Берәү дә зыян күрми.

Янгынның башлангыч сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

 

 

 

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев