Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кәбестә уңсын өчен

Бакча тотучылар игътибарына берникадәр киңәш.

КӘБЕСТӘ УҢСЫН ӨЧЕН
3 л суга бер шешә валерианка, 1 аш кашыгы сыек сабын салып болгатыгыз. Әзер төнәтмәне корткычлар зарарлаган кәбестәгә сибегез. Шуннан соң аны башка бөҗәкләр борчымас. Ә уңыш җыярга бер ай кала кәбестәне нашатырь спирты белән эшкәртәләр. Моның өчен бер шешә (40 гр) нашатырь спиртын 5 литр суга салып, ике кашык сыек сабын өстәп сибәләр.
КИШЕР ЧЕБЕНЕН БОРЫЧ КУРКЫТА
Кишерне сирәкләгәндә кишер чебененең игътибарын җәлеп итмәс өчен, бер чиләк суга 1әр аш кашыгы кара һәм кызыл борыч салып болгатып, түтәлгә сибегез. Бу 10 квадрат метр җиргә җитә.
Әгәр кишер уңышы чиста булсын, черемәсен дисәгез, икенче кат сирәкләгәч, 1 чиләк суга 3 гр марганцовка һәм 2-3 гр бор кислотасы салып сибегез. Бер чиләк төнәтмә 3-4 квадрат метр мәйданга җитә. Икенче кат әлеге процедураны 20 көннән соң кабатларга кирәк. Бу төнәтмәне сибәр алдыннан башта чиста су сибегез.
Кишер ярылмасын, ботаклы булып үсмәсен дисәгез, кишер аралары 4-5 см калырлык итеп сирәкләгез.
БАКЧА ҖИЛӘГЕНЕҢ ЯФРАГЫ НИК КЫЗАРА?
Моның сәбәбе булып төрле авырулар тора. Гадәттә, иң элек яфракка теләсә нинди формадагы таплар төшә. Алар баштарак кызыл була, аннан соң көрән төскә керә. Ә яфракның өске ягында кабырчыклар - гөмбәчек споралары барлыкка килә. Сабак җете кызылга маныла. Бу гөмбәчек яшел, зарарланган яки коелган яфракларда кышлый. Споралар кипкәч, корткычлар яки җил ярдәмендә тирә-юньгә тарала. Гадәттә, бу авыру август-сентябрьдә генә баш калкыта.
Җиләк яфрагы җәен файдалы матдәләр җитмәгәнлектән дә кызарырга мөмкин. Бу очракта чиләкнең 1/3 өлешенә органик ашлама, 1 чәй кашыгы калийлы ашлама салып, өстенә су агызып өч тәүлек төнәтергә һәм үсемлекләргә сибәргә кирәк. Сибәр алдыннан 1 литр әзер төнәтмәне 10 л суга кушыгыз. Эремәне җиләкнең яфрагына түгел, ә төбенә салырга кирәк.
Җиләкнең яфрагы үсемлекләр артык куе урнашса да кызара. Шуңа күрә рәт араларын сирәкләп, яфракларны вакытында өзә барыгыз.
http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев