Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кече һәм урта эшкуарлык илкүләм проектының Икътисад министрлыгы алып бара торган төбәк проектлары 100% дәрәҗәсендә үтәлгән

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Икътисад министрлыгы алып бара торган 4 төбәк проекты тулы күләмендә үтәлгән.

«Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының финанс ресурсларыннан, шулай ук ташламалы финанслардан файдалана алу мөмкинлеген арттыру», «Кече һәм урта эшкуарлыкны акселерацияләү», «Эшкуарлыкны популярлаштыру», «Бизнес алып бару шартларын яхшырту» төбәк проектларын гамәлгә ашыруга 512 млн. сум акча юнәлдерелгән. 415 млн. сум – федераль бюджеттан, 97 млн. сум республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Әлеге акчалар эшкуарларга һәм үзмәшгуль гражданнарга мөлкәти, финанс, консультация ярдәме күрсәтүгә һәм белем бирүгә юнәлдерелгән.

Илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында бюджетның тулы суммасы финансланган һәм үзләштерелгән. Моннан тыш, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүгә республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан бюджетыннан өстәмә финанс бүлеп бирелгән.

Илкүләм проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2020 елда «Саба» индустриаль паркында, «Теләче» сәнәгать паркында, «Химград» технополисы территориясендә индустриаль паркта җитештерү биналары файдалануга тапшырылган. Хәзер «Химград» технополисы территориясендә индустриаль парк оештыруга бәйле проектның икенче этабы бара. Татарстанда барлыгы 100 инфраструктура объекты (80 сәнәгать мәйданчыгы һәм 20 сәнәгать паркы) эшли, аларда 1497 резидент эшчәнлек алып бара. Алар тарафыннан 30 меңнән артык эш урыны булдырылган.

Илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан эшкуарларына финанс ярдәме күрсәтелгән: гомуми суммасы 739,6 млн сумлык 461 микрозайм хупланган, Татарстан Республикасы Гарантия фондының гомуми суммасы якынча 1,2 млрд.сум булган 240 поручительлеге бирелгән, бу КУЭ субъектларына 5,4 млрд. сумлык заем җәлеп итәргә мөмкинлек биргән. Эшкуарларның кредитлары буенча гомуми 43,5 млн. сумлык процентлар һәм азык-төлек һәм ризык китерү хезмәтләре өчен түләүгә бәйле гомуми 28 миллион сумлык чыгымнар субсидияләнгән.

2020 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча 38 эшкуар Экспортка ярдәм үзәгеннән алынган хезмәтләр нәтиҗәсендә экспорт контрактлары төзегән. Илкүләм проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле республиканың 132 компаниясе экспортка чыгарылган, алар АКШ доллары белән 26,5 млн. сумнан артык суммага контрактлар төзегән.

28 сентябрьгә «Минем бизнес» үзәге тарафыннан КУЭ субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар өчен 14 меңнән артык хезмәт күрсәтелгән.

Татарстанда мәгълүмат ярдәме күрсәтү максатында берничә чара узды, аерым алганда, «Россиянең яшь эшкуары-2020» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы, Үзмәшгульләр форумы. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча «Адаптация технологияләре» программасы эшли башлады, программада катнашучылар саны 54 меңнән артып киткән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла. «Фермерларга ярдәм итү системасын оештыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру шулай ук югары дәрәҗәдә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: mert.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев