Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кемерово губернаторы Аман Тулеев вазифасыннан китә

Ул 20 елдан артык бу вазифада эшли.

Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев Россия Президенты Владимир Путинга эшеннән азат итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

Телеграм-каналда Тулеевның "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге фаҗига турында мөрәҗәгате чыкты. "Мондый катлаулы йөк бөлән әлеге вазифада эшләү дөрес түгел", - ди ул һәм Кузбасс халкына рәхмәтен белдерә, .

Аман Тулеев Кемерово губернаторы вазифасында 20 елдан артык эшли иде.

Россия Президенты губернатор вазифаларын башкаручыны билгеләячәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев