Реклама
Керәнне авылы клубында, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, "Ягез әле, кызлар" бәйгесе оештырылды.
Кызлар иң элек үзләре белән таныштырдылар. Табышмаклар, "сорау бездән-җавап сездән", "уңганнар һәм өлгерләр" конкурсы (кем беренче булып, матур итеп яулык бәйли, алъяпкыч кия һәм беренче булып токмач җәя һәм кисә), "прическа ясау", "үзешчән-сәнгать" һәм башка конкурсларда катнаштылар. Кызларыбыз бирелгән биремнәрне төгәл, җитез, осталык белән башкардылар. Аларның тырышлыгы жюри тарафыннан уңай бәяләнде. Конкурста катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, Ютуб, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз