Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кеше кайгысын Charlie Hebdo журналы художниклары көлкеле рухта сурәтләгән [+фото]

224 кешенең гомерен өзгән авиахәлакәтне Charlie Hebdo журналы художниклары көлкеле рухта сурәтләгән. Басманың яңа гына басылып чыккан номерында бу темага ике рәсем урнаштырылган. Беренче сурәттә аклы-каралы композиция үзәгендә -аркасына автомат таккан сакаллы ир-ат. Персонажның йөзендә курку, ул аска иелеп, кулы белән башын каплаган. Өстән исә аңа самолет өлешләре төшә. Өстән...

224 кешенең гомерен өзгән авиахәлакәтне Charlie Hebdo журналы художниклары көлкеле рухта сурәтләгән. Басманың яңа гына басылып чыккан номерында бу темага ике рәсем урнаштырылган.
Беренче сурәттә аклы-каралы композиция үзәгендә -аркасына автомат таккан сакаллы ир-ат. Персонажның йөзендә курку, ул аска иелеп, кулы белән башын каплаган. Өстән исә аңа самолет өлешләре төшә. Өстән төшкән объектлар арасында бер пассажир фигурасы да. Рәсемгә «Исламское государство»: Россия интенсифицирует бомбежки» дип язып куйганнар.
Икенче рәсем төсле итеп ясалган һәм «Опасности российских лоу-костов» дип исемләнгән.Сары фонда ак төстәге күзләре сакланган кеше баш сөяге. Аңа урталай ватылган кара күзлек киертелгән, уң күз күренеп тора. Арткы планда канда берничә кеше мәете ясалган, фон исә янган самолет. Баш сөяге «авызыннан» «Надо было мне лететь компанией Air Cocane» дигән сүзләр әйттерелгән.
Икенче очракта француз карикатуристлары узган атнада наркотиклар әйләнеше белән булган скандалга ишарә итәләр. Ике француз пилотын Доминикан Республикасында тоткарлыйлар. Скандалны журналистлар күпчелек авиакомпанияләр исеменә охшаш итеп "Эр Кокаин" дип атаганнар.
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев