КФУ ректорын вазифасыннан алуны таләп иткән петициягә имза җыю башланды
Әлеге петицияне КФУның элеккеге доценты, Петербургның «Югары икътисад мәктәбе» тикшеренү университеты хезмәткәре Искәндәр Ясәвиев булдырган. «Илшат Гафуров биш ел ярым ректор булуы дәверендә Казан университетында курку, үчләшү, тәнкыйтьне кабул итмәү, фикереңне әйтә алмау мохитен тудырды. Ректорны бары тик акча гына кызыксындыра, шул сәбәпле, бары да фән һәм белем бирү үсеше...
Әлеге петицияне КФУның элеккеге доценты, Петербургның «Югары икътисад мәктәбе» тикшеренү университеты хезмәткәре Искәндәр Ясәвиев булдырган.
«Илшат Гафуров биш ел ярым ректор булуы дәверендә Казан университетында курку, үчләшү, тәнкыйтьне кабул итмәү, фикереңне әйтә алмау мохитен тудырды. Ректорны бары тик акча гына кызыксындыра, шул сәбәпле, бары да фән һәм белем бирү үсеше өчен түгел, ә университет рейтингын арттыру өчен эшләнә», - диелә петиция мөрәҗәгатендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев