Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халыкара мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләргә премия бирәчәкләр

Алтын медаль 1 млн сум, көмеш медаль өчен 500 мең сум, бронза медаль өчен 400 мең сум күләмендә премия түлиләр.

Россия Президенты Владимир Путин халыкара фән олимпиадаларында җиңүче мәктәп укучыларына премияләр булдыру турындагы указга кул куйды. Кремль сайтында бастырылган документ нигезендә, Президент премияләре ел саен булачак. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аларны гомуми белем бирү фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр генә түгел, яшь вундеркиндлар әзерләгән тренерлар да ала алачак.

"Халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм аларны әзерләү белән шөгыльләнүче тренерларга премияләр 2018 ел һәм шуннан соңгы еллар өчен бирелә", - диелә указ текстында.

Алтын медаль өчен премияләр - 1 млн сум, көмеш медаль өчен - 500 мең сум, бронза медаль өчен 400 мең сум күләмендә түләнә. 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X